Сосновка авылында гомер итүче үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

          Шушы көннәрдә Сосновка авылында яшәүче Демина Елена Викторовна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга озын гомер һәм сәламәтлек теләргә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова һәм Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев килделәр. Кунаклар Елена Викторовнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бүләк һәм котлау открыткасын тапшырдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International