8 нче ноябрь көнне «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында II Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең 1 нче сайлап алу этабы узды. Конкурс кысаларында балалар шигырьләрне татар, рус, инглиз, телләрендә сөйләделәр. Аерым бер номинация буенча герой-шагыйрь турында үзләре язган шигырьләрне, эсселәрне сөйләү мөмкинлеге дә булды. Җәлилгә багышланган башка язучыларның әсәрләре дә яңгырады. Конкурста балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләрдән барлыгы 69 бала катнашты. Шулар арасыннан төрле номинациядә һәм төрле яшь категориясендә 31 бала җиңү яулады. Алар мәгариф бүлегенең грамоталарына, ә катнашучылар сертификатка ия булдылар. Барлык җиңүчеләр дә Тәтеш районында узачак зона этабында катнашачаклар.