Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта күп фатирлы торак йорт төзелеше барышы белән танышты

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

         Бүген Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбычта Гыйсмәтуллин урамындагы күп фатирлы торак йорт төзелешенең барышы белән танышты.
         Башкарылган эшләр турында район башлыгына "ПСК Халык йорты" ҖЧҖ төзелеш эшләре мастеры Айдар Мөхәммәтҗанов сөйләде һәм күрсәтте.  Объектта шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров һәм Кайбыч ТКХ директоры Фәннур Зиннуров катнашты.

          Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин подрядчы оешма һәм Кайбыч торак-коммуналь хуҗалыгы эшен югары бәяләде.  

          Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5866967.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International