12 октябрьдә Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында Татарстан районнарының мәгариф оешмалары катнашында традицион авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре республика ярминкәсе узды. Безнең районнан ярминкәдә 6 урта мәктәп үз продукциясен тәкъдим итте: Олы Кайбыч, Чүти, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье, Федоровское. Авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән керем 77300 сум тәшкил итте.
Мәйданчыкта тәкъдим ителгән товарларны Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина бәяләде.
Нәтиҗәдә, Кайбыч районы ярминкә урынын оештыруның үзенчәлеге өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның дипломына, шулай ук 2019 елгы Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары продукциясе ярминкәсендә актив катнашканы өчен Рәхмәт хатына лаек булды.
Шулай ук шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сәүдә мәйданчыгын бизәүдә Кошман, Мөрәле, Олы Урсак, Иске Чәчкап төп мәктәпләре булышты.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5763927.htm.

