Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән котлавы

2019 елның 27 сентябре, җомга

         Хөрмәтле тәрбиячеләребез, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз!

         Җәмгыятебездә тәрбияче һөнәре аеруча хөрмәткә лаек. Илебезнең, районыбызның даны һәм көче киләчәк буынның нинди булуына да бәйле. Мәктәпкәчә яшь – бала тормышында аеруча мөһим һәм җаваплы чор. Нәкъ шушы вакытта аның шәхесе, холкы һәм сәламәтлеге формалаша.  Баланың матур балачагы һәм киләчәк язмышы тәрбиячеләребезнең сабырлыгына, сабыйларның эчке дөньясын аңлый, тоя белүләренә дә бәйле.

          Тәрбияче - һөнәр генә түгел. Тәрбияче – югарыдан бирелгән сәләт ул. Бала күңелен, аның хис-кичерешләрен аңлый, тоя, сабый белән бергә гаҗәпләнә, сөенә белгәннәр генә тәрбияче булып эшли аладыр. Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Тәрбиячегә көн саен һөнәри яктан камилләшергә, мең сорау яудыручы балалар белән сабыр, ягымлы булырга, шул ук вакытта аларга белем, дөрес тәрбия дә бирергә кирәк. Баланың әйләнә-тирәгә мөнәсәбәте нәкъ менә тәрбияче аша формалаша.
           Барыгызны да тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре Көне белән ихластан котлыйм һәм тирән хөрмәтемне белдерәм. Балачак дигән үтә дә кызыклы, серле һәм тылсымлы дөньяны тудыручылар бит сез. Сабыйларыбыз күңелендә игелеклелек, хезмәткә хөрмәт тәрбияләвегез, яхшыны яманнан аера, матурлыкны аңлый белергә, ярдәмчел булырга өйрәтүегез, күңел җылыгызны, йөрәк назыгызны кызганмыйча, һәр баланы аналарча кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә!

           Эшеләрегез уң, тормышларыгыз мул, дөньялар имин, көннәр якты булсын! Гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International