Кайбыч өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты "Алтын көз" республика конкурсында 3 нче урынны яулады

2019 елның 27 сентябре, җомга

           25 нче сентябрь көнне «Актив озын гомерлелек» махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында «Алтын көз» республика социаль программалар конкурсына һәм «Безнең як осталары» видеороликлар конкурсына йомгак ясалды.
           Конкурста безнең район данын Федоровское авылы өлкәннәр һәм инвалидлар Кайбыч интернат-йорты яклады, ул "Йөрәктән йөрәккә" социаль программасы белән "Буыннар диалогы" номинациясендә 3 нче урынны алды. Әлеге программа дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән тернәкләндерү эшен иң яхшы оештыруга юнәлдерелгән. Без аларны котлыйбыз!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International