Район башлыгы финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренә Финанс министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

        Бүген эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренә ТР Финанс министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
        Финанс системасы органнарында намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Финанс-бюджет палатасының исәп һәм хисап бүлеге начальнигы Газинур Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Финанс – бюджет палатасының бюджет бүлеге баш белгече Людмила Воробьева Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International