Мәдәният яңалыклары

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

           Театр елы кысаларында Яшел Үзән шәһәрендә «Бум курчаклары» курчак коллективлары фестивале узды. "Әкият" халык балалар курчак театры (җит. Сафиуллина Венера) әлеге фестивальдә катнашты. Фестивальдә гадәти булмаган курчаклар бар иде: иң кечкенә һәм биш метрлы курчаклар, алар белән Әлмәт шәһәреннән биш артист идарә итте. Безнең артистлар планшет курчаклар тәкъдим иттеләр. Алар "Өч кыз" татар халык әкиятен күрсәттеләр. Фестиваль ахырында барлык катнашучыларны Яшел Үзән шәһәре идарәсе башлыгы Роман Раков котлады һәм дипломнар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International