7 сентябрь көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында район укучылар Спартакиадасы кысаларында җәйге ГТО фестивале узды. Катнашучылар 4 яшь категорияләрендә ярыштылар: 9-10 яшь (2 нче баскыч), 11-12 яшь (3 нче баскыч), 13-15 яшь (4 нче баскыч) һәм 16-17 яшь (5 нче баскыч). Шунысы куанычлы, фестивальдә 17 гомуми белем бирү мәктәбеннән йөздән артык укучы катнашты.