Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада мәйданнарның 90% ы җыеп алынган. 150 мең гектардан кимрәк уңыш җыеп аласы бар, барлыгы 3,8 млн.тонна яңа уңыш ашлыгы җыелган. Уңдырышлылык-30 ц/га дан артык, Зәй (152 мең тонна), Нурлат (104 мең тонна ашлык), Апас (84 мең тонна) һәм Кайбыч (55 мең тонна) муниципаль районнары урып-җыюны төгәлләгән.