Бүген Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. 100 депутат мандатына сигез сәяси партиядән 430 кандидат, шулай ук үз-үзләрен күрсәтүче кандидатлар дәгъва кыла.
Муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хатыны һәм улы белән бергә бердәм тавыш бирү көнендә катнашты. Альберт Илгизәр улы үзенең туган авылы Бәрлебашта тавыш бирде. Тавыш бирү Бәрлебаш төп мәктәбе бинасында 1614 сайлау участогында узды.