Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Галиәскәр Камал театры каршындагы мәйданда "Уйнагыз, гармуннар!» фестивале булып узды. Анда Кайбыч районыннан килгән гармунчылар: Кече Урсак авыл клубыннан Ильяс Гәрәев, Иске Тәрбит күпфункцияле үзәгеннән Михаил Герасимов, Олы Тәрбит авыл мәдәният йортыннан Геннадий Солтанов катнашты.