Казанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

            29 нчы августта Казанда Татарстан халкына социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтү өчен билгеләнгән автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Автотранспорт сатып алу «Демография» милли проектын тормышка ашыруның бер өлеше булып тора.
            Программа үз эшен 2 сентябрьдән башлап җибәрә, анда беренче катнашучылар булып Имәнле - Бортас авылы халкы тора.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International