Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Белем көне белән котлый

2019 елның 1 сентябре, якшәмбе

         "Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне район Советы, башкарма комитеты исеменнән чын күңелдән Белем көне белән тәбрик итәм.  Белем көне алдыннан хөрмәтле укытучыларга, педагогик хезмәт ветераннарына, укучыларга һәм ата-аналарга рәхмәт белдерәм. Бу-барлык буыннарны берләштерүче иң якты һәм игелекле бәйрәмнәрнең берсе. Без барыбыз да беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән онытылмаслык хисләрне хәтерлибез, беренче укытучыбызны хәтерлибез. Кадерле балалар! Алда тулы бер уку елы, һәм мин сезгә уңышлар, белем һәм сәламәтлек телим. Яңа уку елы барыбыз өчен дә кызыклы һәм нәтиҗәле булсын, ачышлар һәм яңа казанышлар шатлыгы китерсен! Укытучыларыбызга даими иҗади эзләнүләр һәм  һөнәри үсеш, бетмәс-төкәнмәс энергия, нык сәламәтлек һәм гаиләләрдә иминлек телим!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International