Хөрмәтле кайбычлылар!
Сезне район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән Республика һәм Белем көннәре уңаеннан чын йөрәктән котлыйм. Республика көне – күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, татулыгын, һәркайсыбызның туган ягыбызга ихлас мәхәббәтен чагылдыручы уртак бәйрәмебез. Бу бәйрәм туган ягыбызның тарихы, традицияләре, бүгенге көндәге уңышлары белән горурланган кешеләрне үзара берләштерә. Халкыбызның хезмәт сөючәнлеге һәм рух күтәренкелеге, үткәнгә һәм милли-мәдәни кыйммәтләргә ихтирамлы мөнәсәбәте бүгенге көндә лаеклы тормыш дәрәҗәсе булдыруга ышаныч бирә. Районыбыз халкы әлеге күркәм датаны күтәренке кәеф һәм хезмәт уңышлары белән каршылый. Башкарган эшләребезнең нәтиҗәсе республикабыз, районыбызның үсешенә безнең өлешебез ул! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет телим. Республикабыз һәм районыбыз чәчәк атсын!