17 август көнне Салтыган авылында Корбан ашы узды. Әлеге Корбан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Заһидуллина исеменнән үткәрелде. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәчетнең имамы Гомәр Зиннәтуллин, өлкән буын һәм шулай ук хатын-кызлар һәм балалар катнашты.
Район башлыгы мөселман кәрдәшләрне изге бәйрәм белән котлап узды, барысына да сәламәтлек, иминлек теләде һәм Корбанны оештырган кешеләргә рәхмәтен белдерде.