2 июль көнне башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов Кайбыч торак-коммуналь хуҗалыгы директоры Фәннур Зиннуров белән берлектә Хуҗа Хәсән авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше барышы белән танышып китте.
Әлеге объектта эшне Кайбыч ТКХ хезмәткәрләре башкара. Хәзерге вакытта су белән тәэмин итү һәм канализация системалары җайга салынган. Алга таба эшләрне "Азнакай Нефтемаш" подрядчы оешмасы башкарачак.