Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштергәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлатучы видеоролик урнаштырды. Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары - физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева һәм ЕГРН алып баруны тәэмин итү бүлеге башлыгы Анна Кайнова әңгәмә форматында йорт төзелеше алдыннан нинди гамәлләр башкарырга кирәклеге, күчемсез милек объектын нинди җир кишәрлегендә төзергә мөмкин булуы турында сөйләделәр, ачыкланган җир участогының чикләре торак пункт чиген кисеп үтә һ .б.
Татарстан Росреестры үз каналын ачып, гражданнар өчен тагын да ачык һәм үтемле булырга омтыла. Әлеге каналда иң актуаль темаларга интервьюлар урнаштырыла, күчемсез милек өлкәсендә закон үзгәрешләре яктыртыла, шулай ук гражданнарга консультацияләр үткәрелә.
Безнең Татарстанның Росреестры каналына язылыгыз һәм күчемсез милек өлкәсендәге барлык вакыйгалар турында хәбәрдар булыгыз!