Олы Кайбычта армиягә озату узды

2019 елның 2 июле, сишәмбе

          Бүген Олы Кайбычтан Рамил Сафин һәм Дмитрий Дунаев, Иске Чәчкабтан Рамазан Нигъмәтҗанов, Кече Кайбычтан Илмир Вахитов һәм Инсаф Гыйматдинов, Бәрлебаштан Рәдис Сибгатуллин армиягә китте. Бу көнне аларны әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары озатты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән солдатларга котлау сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров җиткерде. Ул егетләргә хәерле юл, лаеклы хезмәт, исән-сау өйгә кайтырга теләде, шулай ук аларның гаиләләренә истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук проводларда беренчел хәрби исәпкә алу буенча белгеч Сәвия Зиннурова һәм "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International