Традиция буенча бәйрәм Кайбыч районы халкының милли колоритын чагылдыручы авыл ишегалларында башланды. Авыл җирлекләре әзерләгән татар, рус һәм чуаш ишегалларында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны мәртәбәле кунаклар – Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов, районның элеккеге башлыклары Азат Хәнифәтуллин һәм Җәүдәт Гаффаров, «Бәрмәнчек» фольклор коллективы директоры Артур Поляков, башка кунаклар белән каршы алдылар.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5303227.htm