Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Сабантуйларга әзерлек буенча киңәшмә уздырды

2019 елның 28 мае, сишәмбе

          27 май көнне Олы Кайбыч авылының Сабантуй мәйданында район оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә узды. Ул балалар һәм район Сабантуена әзерлек мәсьәләләренә багышланган иде. Киңәшмәдә катнашучылар мәйданны, спорт ярышларын төзекләндерү, сәүдә нокталарын билгеләү һәм башкалар буенча фикер алыштылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International