Казанда "100 юл һәм сукмак" дигән турслет узды

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

          26 майда Казанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган "100 юл һәм сукмак" дип исемләнгән турслет узды.  Анда безнең районнан Советның оештыру бүлеге начальнигы Айсылу Нәфыйкова, яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт начальнигы Зөһрә Лотфуллина, оештыру-хокук бүлеге начальнигы Ришат Шакиров, гомуми бүлек начальнигы Игорь Федотов катнашты.

           Слет кысаларында команда ярышлары узды, анда республиканың 43 районыннан командалар һәм Казан шәһәреннән 2 команда катнашты. Нәтиҗәләр буенча безнең команда контроль-туристик маршрутны узу буенча ярышларда 4 нче урынны һәм спорт ориентлашуы буенча 6 нчы урынны яулады. Без аларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International