Бүген Яшел Үзән шәһәрендә башкарма хакимият органнары һәм сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы, үзәк, көньяк-көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш регионнарының төзелеш һәм элемтә вәкилләре белән күчмә семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе Яшел Үзән муниципаль районы администрациясе белән берлектә оештырган иде.
Семинар барышында әлеге объектларда эшләүчеләрнең хезмәт шартлары, язгы кыр эшләрен башкарганда пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану таләпләрен үтәү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Семинарда безнең районнан Кайбыч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев һәм район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге баш белгече Гөлчәчәк Гафиятуллина катнашты.