Татарстан Росреестры Татарстан радиосында өлешләп төзү турындагы законнарның мөһим үзгәрешләре турында

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

          19 мартта 7.40 сәгатьтә Татарстан радиосында юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп катнашу килешүләрен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Лилия Борһанова белән интервью узачак.
          Программаның темасы-өлешләп төзү өлкәсендәге соңгы закон үзгәрешләре.  Шулай итеп, Татарстан Росреестры вәкиле төзүчеләрне 2019 елның 1 июленнән соң көтәчәге турында сөйләячәк, кайсы очракларда төзүчеләр өлешләп түләүчеләрнең акчаларын эскроу счетларыннан файдаланмыйча гына җәлеп итә алачаклар, объектларны төзүгә акча җәлеп итү турында таләпләр ничек үзгәрде һәм башкалар. 
          Казанда "Татарстан радиосы" 99.2 FM дулкынында хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International