Җәй 2018: яллар куркынычсыз булсын

2018 елның 27 июле, җомга

           Кайбыч районында ведомствоара  «Яшүсмер – 2018» профилактик операциясе дәвам итә. Рейдның катнашучылары - социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, балигъ  булмаган  балалар белән эшләү бүлекчәсенең өлкән инспекторы, Кайбыч муниципаль районы буенча гадәттән тыш хәлләр  хезмәтенең хезмәткәре  һәм авыл җирлеге башлыклары.  Алар  23 июльдән алып 25 июльгә кадәр рейд барышында  Ульянково, Чүти, Мәлки, Иске Тәрбит  торак пунктларда булдылар. Уен мәйданчыклары, сулыклар тикшеренде. Рейдның катнашучылары балаларны санкцияләнмәгән урыннарда коену курнычлыгы турында кисәттеләр, суда үзеңне ничек тотарга икән темаларга  әңгәмәләр үткәрделәр.

           Рейд барышында  тәртип бозу очраклары теркәлмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International