Олы Кайбычта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара узды

2018 елның 8 июле, якшәмбе

          7 июнь көнне Олы Кайбыч авылының "Рәйхан" кафесында  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара узды.

          Бу көнне районның бөтен авылларыннан 50 елдан артык торган, тормышның авырлыкларында да җиңеллекләрен дә күргән 15 "пар канатлы" гаилә килде.

          Бәйрәмдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да булды. Ул гаиләләрне тәбрик итте, аларга саулык-сәламәтлек теләде.

          Бәйрәм барышында,  иҗади коллективлар да  чыгыш ясады. Бәйрәм ахырында район башлыгы барлык гаиләләргә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International