Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алдынгы укучыларны Яңа ел бәйрәме белән котлады

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Олы Кайбыч авылының “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль район Башлыгының Чыршы бәйрәме узды. Әлеге бәйрәм чарасында район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Үз чыгышында ул алдынгы укучыларны якынлашып килүче Яңа 2018 ел белән котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек, киләчәктә зур уңышлар, үз максатларына ирешүләрен теләде.

Быел бәйрәмне Олы Кайбыч урта мәктәбе коллективы оештырды. Төрле җырлар, дәртле биюләр, күңел ачулар белән үрелеп барган бәйрәм биредә катнашучы һәркемнең күңелендә якты эз калдырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International