ТР мәдәният Министрлыгында түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгында “Мәдәни-агарту учреждениеләре ярдәме белән наркоманиягә каршы көрәш” темасы буенча түгәрәк остәл артында сөйләшү узды. Әлеге сөйләшүдә наркотикларга каршы көрәш проектлары буенча оештырылган “Сәламәт киләчәк – сәламәт ил!” республика бәйгесе җиңүчеләре катнашты. Агымдагы елның 15 гыйнвареннән 25 ноябрьгә кадәр узган әлеге конкурста Татарстанның 17 районыннан 24 иҗади проект тәкъдим ителде. Кайбыч муниципаль районыннан “Сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау буенча “Экология. Мәдәният. Мәгариф” чаралар циклы” дип аталган проект белән Мөрәле авылы мәдәният йорты методисты Венера Фруэнтова һәм халыкка мәдәни-агарту хезмәте күрсәтү учреждениесе директоры Венера Сафиуллина катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International