Ульянково һәм Хуҗа Хәсән авыл җирлекләре Башлыкларына Татарстан Президенты машина ачкычы тапшырды

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасы районнарының авыл җирлекләре Башлыкларына эш машиналары тапшыру тантанасында катнашты.

Машина ачкычларын ияләренә Татарстан Республикасы Президенты рөчтәм Миңнеханов тапшырды.

Барлыгы 93 Chevrolet Niva һәм 7 Ford Transit автобуслары тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы муниципаль берәмлекләр Советының XII съезды кысаларында ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда үтте.

Кайбыч муниципаль районының Ульянково һәм Хуҗа Хәсән авыл җирлекләре Башлыклары Фәридә Сундурова һәм Светлана Матвеева да Chevrolet Niva машиналарының бәхетле ияләре булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International