"Миләшкәй" балалар бакчасы республика фестивалендә җиңүче исеменә лаек булды

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең “Әкият” балалар курчак театрында балалар һәм үсмерләр театрларының “Сәйяр” II республика фестиваленең җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән Министры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов та катнашты.

Икенче тапкыр үткәрелүче фестивальдә Татарстан мәктәпләреннән 200дән артык балалар теарт коллективлары катнашты. “Сәхнә балкышы” номинациясендә Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч авылы “Миләшкәй” балалар бакчасы коллективы җиңүче дип танылды.

Котлыйбыз!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International