Волейбол буенча ярышлар узды

2017 елның 8 декабре, җомга

“Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль районының оешма – предприятие, учреждениеләренең ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе Кубогына оештырылган әлеге ярышларда 7 команда көч сынашты. Нәтиҗәләргә килгәндә исә, беренчелекне районның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе командасы яулады. 2-3 урыннарга Иске Тәрбит урта мәктәбенең укытучылар һәм район полиция бүлекчәсе командалары лаек булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International