Район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сыйныф җитәкчеләре белән очрашты

2017 елның 8 декабре, җомга

Кичә Надеждино төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров катнашында сыйныф җитәкчеләренең семинары узды. Семинар барышында Надеждино мәктәбе укытучылары һәм укучылары тарафыннан әзерләнгән класс сәгатьләре, класстан тыш чаралар каралды, Ватан Герое Көненә багышланган бәйрәм концерты тәкъдим ителде.

Семинарның икенче өлешендә сыйныф җитәкчеләренең тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләренә кагылышлы чыгышлары тыңланды.

Ахырдан исә сыйныф җитәкчеләре һәм педагог оештыручылар эшчәнлегенең төп юнәлеше хакында фикер алышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International