17 ноябрьдә Борындык мәктәбендә “Тату сыйныф серләре” исеме астында ата-аналар Комитеты конкурсының мәктәп этабы узды. Әлеге конкурс икенче ел үткәрелә һәм ул ата-аналар Комитетлары белән мәктәп арасындагы үзара бәйләнешләрне ныгытуга юнәлтелгән. Ата-аналар балалар белән бергәләшеп конкурс өчен визитка, флэш-моб, сыйныфның портфолиосын, видеоролик һәм үзләренең бердәм интернет сайтларын булдырдылар. Катнашучылар арасыннан 8-9 нче сыйныфларның ата-аналары берләшкән Комитеты җиңүче дип танылды һәм алар мәктәп данын муниципаль этапта яклаячак.