Баскетбол – Кайбыч укучыларының яраткан спорт төре

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

 

18 ноябрь көнне Олы Кайбыч авылындагы “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында район спартакиадасы кысаларында төп гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында баскетбол ярышлары узды.

Шунысы сөенечле: әлеге ярышларда районның барлык урта мәктәпләре дә катнашты, ә Олы Кайбыч һәм Федоровское мәктәпләреннән икешәр команда уйнады. Барыбызга да мәгълүм – һәр бәйгенең үз җиңүчеләре була. Бу ярышларда да Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары үз осталыкларын күрсәтте: егетләр арасында I һәм III урыннарны яуласа, кызлар арасында II урынга да шул ук мәктәп командасы лаек булды. Федоровское мәктәбе укучылары да алардан калышмады: кызлар арасында I һәм III баскычларга менсә, егетләр арасындагы ярышта лаеклы рәвештә II урынны яулады.

Призлы урыннарга лаек булган барлык командалар һәм катнашучылар да Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Дипломы һәм Грамотасы, шулай ук медаль белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International