Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында математика фәне укытучыларының район семинары узды.
Семинар барышында әлеге мәктәп укытучылары Э. Гыйльманова, А. Галиуллина һәм А. Мөхетдинова ачык дәрес күрсәтте. Дәресләр югары сыйныфлар укучыларының йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләренә, шулай ук башлангыч сыйныфларда укучылар белән мөстәкыйль эшчәнлекне үстерүгә багышланган иде. Семинарның икенче өлешендә укучыларның Бөтенроссия олимпиадаларның муниципаль этабына әзерлеге, математика буенча аттестацияне оештыру һәм үткәрүгә кагылышлы сораулар каралды.
Шул ук вакытта математика укытучыларының утырыш планында каралган чыгышлары тыңланды.