“Миләшкәй” балалар бакчасы нәниләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнә

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

17 ноябрьдә Олы Кайбыч авылының “Миләшкәй” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме нәниләре өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә нигезләнгән “Куркынычсызлык хәрәкәте” исеме астында спорт чарасы узды. Чара барышында балалар светофор сигналлары, юл хәрәкәте иминлеге турында белемнәрен ныгытты, урамда һәм юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышуларын дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International