Эшлекле киңәшмәдә

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Биредә оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмә барышында атналык эшләргә йомгак ясалды, Россия Эчке эшләр Министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе урынбасарының, район үзәк хастаханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллинаның, район мәгариф бүлеге мөдире Илдар Шакировның докладлары тыңланды.

Киңәшмәдә шулай ук агымдагы елның 19 ноябрендә узачак үзара салым буенча референдумга әзерлек сораулары буенча Кайбыч муниципаль район Башлыгы урынбасары Рәмис Хәялив чыгыш ясады. Россиянең Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр Баш идарәсенең районара надзор бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев катнашты. Ул Кайбыч муниципаль районында 2017-2018 елларның көзге һәм кышкы чорларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында эчтәлекле чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International