Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә Татарстан актив циклонлы кар өермәсе тәэсирендә булачак. Республикада көчле җил, бозлавык һәм буран фаразлана.
Бүген, ягъни 1 ноябрьдә секундына 18-23 метрга кадәр көчле җил фаразлана. Казанда ул секундына 20 метрга кадәр булачак. Температура 0дән +5 градуска кадәр сакланачак.
Пәнҗешәмбе, 2 ноябрьдә, юеш кар, урыны белән буран вәгъдә итә синоптиклар. Җил республика буенча секундына 18 метрга кадәр булачак. Температура төнлә һәм көндез -3тән +2 градуска кадәр, җылы саклана. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Җомга, 3 ноябрьдә, җил уртача, кыска вакытлы юеш кар явуы көтелә. Температура төнге сәгатьләрдә -1дән -6 градуска, көндез исә максималь температура -2 дән +2 градуска кадәр булачак.
Автомобиль йөртүчеләргә юлларда сак булу сорала, урыны белән бозлавык булырга мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина республика территориясендә әлегә бозлы яңгыр көтелмәвен хәбәр итә.