Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә гражданнар оборонасы дәресләре узды.
Сыйныф сәгатьләрендә укучылар гадәттән тыш очракларда үз-үзеңне тоту тәртипләре белән танышты, куркыныч янаганда иң беренче башкарылырга тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. Тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Альберт Перепелкин башлангыч сыйныф укучыларына противогаз кию кагыйдәләрен өйрәтте.