Надеждино авыл җирлеге Советында бер яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче ата-аналар белән түгәрәк өстәл узды. Авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева әйтеп узганча, ана булу – зур җаваплылык таләп итә, баланы ярату гына җитми, ә аның өчен үрнәк була белү дә мөһим.
Җирлекнең фельдшерлары Оксана Шебалова һәм Светлана Батурова балаларның яшенә карап, ашату рационының үзгәрүе хакында аңлатып, тиешле киңәшләр бирделәр.