“Карлыгач” балалар бакчасында ЮХИДИ хезмәткәрләре кунакта

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, юл билгеләрен танырга һәм аера белергә өйрәтү, урамда йөргәндә игътибарлылык тәрбияләү максатыннан, Олы Тәрбит авылының “Карлыгач” балалар бакчасында "Уяу булыйк юлларда" дип исемләнгән интеллектуаль уен узды. Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгының Кайбыч муниципаль районы буенча бүлекчәсенең ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында үткән бу бәйрәм бик эчтәлекле һәм күтәренке рухта үтте. Юл иминлеген саклаучы абыйлары балаларга бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International