Кайбыч районы Ябалак авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Аманулла Хәмидуллин 90 яшьлек юбилеен каршылады.
Әлеге уңайдан район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова юбилярга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм тынычлык теләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Котлау хатларын һәм истәлекле бүләк тапшырды, изге, җылы теләкләрен юллады.