“Чулпан” балалар бакчасында тәрбиячеләр семинары узды

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

 Олы Урсак авылының “Чулпан” балалар бакчасында  тәрбиячеләр семинары узды.   Семинар барышында тәрбияче Алсинә Газиева, инновацион технологияләр кулланып, балалар белән “Сәламәтлек чәчәге эзләп  әкият иленә сәяхәт” дигән темага физкультурадан  ачык шөгыль күрсәтте.

Семинарның икенче өлешендә докладлар тыңланды.

Бакча мөдире Зөмәрә Абдуллина бакча коллективы һәм әти-әниләр белән берлектә ясалган  стандарт булмаган физкультура җиһазлары белән таныштырды.

Ахырдан тәрбиячеләр эш тәҗрибәләре  белән уртаклашты, түгәрәк өстәл артында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International