Арыслан башлангыч мәктәбендә китапханә дәресе

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Арыслан авылы башлангыч мәктәбе китапханәсендә китапханә дәресе бик үзенчәлекле – үз йортлары булмаган китаплар турындагы кызыклы әкият укудан башланды. Балалар, китапханәче Гөлсинә Камалова белән берлектә, әкият геройлары хакында табышмаклар чиштеләр, викторинада катнаштылар. Шулай ук китапханәче апалары укучыларга китапханә дип аталган әлеге тылсымлы патшалыкта төрле тематика, төрле жанрда бик күп китаплар җыелганы, аларны саклап кына тотарга кирәклеге хакында сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International