Кайбыч муниципаль районы делегациясе республика форумында катнашты

2017 елның 28 октябре, шимбә

Татарстанның халыкны социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек Министрлыгы, республиканың балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе белән берлектә, “Балигъ булмаган балаларга карата көч куллануны профилактикалау өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне аңлату” темасы буенча ачык форум үткәрде.

Әлеге форумда Кайбыч муниөипаль районының “Өмет” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Фирнат Гарапов, бүлекчә җитәкчесе Гүзәл Галиуллина, психолог Эльфина Халикова, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Алия Сафина катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International