Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Сөмбелә бәйрәме" үтте.
Татар халкы элек-электән үк һәр елның көз аенда шушы бәйрәмне уздырган. Ул - көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Бәйрәм барышында башлангыч сыйныф укучылары “Көзге тамаша”га сәяхәт кылды, көз темасына багышланган күңелле уеннар уйнады, мәкальләр әйтеште. Шулай ук алар "Көзге букет" композициясен дә яклады, театр сәхнәләштерде, көзге биюләр биеде, "Көз патшабикәсе” үзләренең кием коллекциясен тәкъдим итте.