Чүти урта мәктәбендә Парламент дәресе узды

2017 елның 28 октябре, шимбә

Чүти урта мәктәбендә, Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышлап, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Л. Бухарова Парламент дәресе үткәрде. 

Ул мәктәп укучыларына гади һәм аңлаешлы формада Конституциянең эшчәнлеге, кеше хокукы һәм бурычлары, сәяси-җәмгыять тормышында катнашу алымнары, кануннарның республикабыз тормышындагы роле турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International