27 нче октябрь көнне Казан шәһәренең Киров районында урнашкан "4 нче гимназия- интернат" базасында Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач" 9нчы конкурс фестиваленең финал өлеше узды.
Әлеге конкурста республикабызның төрле районнарыннан килгән 400 гә якын укучы арасында Кайбыч муниципаль районы укучылары да уңышлы чыгыш ясады. Вокаль ансамбльләр арасында Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары (җитәкчесе – Люзия Габидуллина) кечкенәләр төркемендә 1 нче урынга лаек булды. Алар С. Садыйкованын И. Фазлуллин сүзлэренә язылган "Белегез шуны" жырын башкарды. Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары Гөлназ Гайнуллина кечкенәләр төркеменең вокал соло номинациясендә - 1 нче, шул ук мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Земфира Низамеева (җитәкчеләре – Фаилә Минһаҗева) урта яшьтәгеләр төркеменең вокал соло номинациясендә 3 нче урын яуладылар.