Шушы көннәрдә Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә күркәм традициягә әйләнгән “Көзге бал”кичәсе үтте. Бәйгедә 9-11 сыйныф укучылары көч сынашты. “Әйдә театр куябыз!” исеме астындагы турда командалар үзләренең осталыгын, сәләтен күрсәтте. Һәр сыйныф та әлеге чараны үткәрүдә актив катнашты.Укучылар башкаруында күңелле, кызык һәм җитди шигырьләр, җырлар бәйрәмне тагын да ямьләндерде.
Бәйрәм дискотека белән дәвам итте.