Ульянково авылында 200 дән артык китап сөюче шәхси штрих-код белән пластик карталар ала башлады. Әлеге электрон “Бердәм уку билеты” Татарстан Республикасының барлык китапханәләре фондыннан куллану мөмкинлеге бирә. Моның өчен китапханәләргә паспорт белән мөрәҗәгать итү кирәк.
Беренчеләрдән булып бу билет Ульянково урта мәктәбеннән 23 укучыга һәм Апас аграр колледжы студентына тапшырылды.